|
|||
|

BnaiBrithChai/beokgukTatar Folk Songs----Татар халык җыры-----Tatar Xalyk Cyry Tatar Folk Songs----Татар халык җыры-----Tatar Xalyk Cyry ==Lyric for Zengger Kulmek== ЗӘҢГӘР КҮЛМӘК халык көе Ә.Рәшиов сүзләре Зәңгәр күлмәгеңне киясең дә Зәңгәр күлгә көн дә киләсең. Йөрәгеңдә нинди утлар яна? Уйларыңны килә беләсем. Зәңгәр күлмәгеңне киясең дә Яшел болыннардан үтәсең. Болын чәчәкләрен җыя-җыя, Кемне шулай өзелеп көтәсең? Зәңгәр күлмәгеңнең зәңгәрлеге Хәтерләтә зәңгәр күкләрне. Нинди иркә сүзләр ачар икән Күңелеңдәге серле бикләрне? ==Lyric for Su Buylap== СУ БУЙЛАП Татар халык җыры Идел бит ул, тирән бит ул, Тирән бит ул, киң бит ул шул, Тирән бит ул, киң бит ул. Караңгы төн, болытлы көн – Без аерылган көн бит ул. Идел бит ул – бик мул елга, Ул бит диңгезгә китә шул, Ул бит диңгезгә китә. Аккан сулар, искән җилләр Йөрәгемне җилкетә. Идел буйларына барсам, Әйтер идем Иделгә шул, Әйтер идем Иделгә: Минем кайгыларымны да Алып кит, дип, диңгезгә. Су буйлары моңсу иде Без аерылган чагында шул, Без аерылган чагында. Тормыш дулкыннары безне Кушар әле тагын да. ==Lyric for Sin Kayda Iden== СИН КАЙДА ИДЕҢ Р.Яхин көе Н.Дәүли сүзләре Син кайда идең, Кайларда йөрдең, Ничек мин сине Күрмәдем икән? ==Lyric for Cidegen Chishme== ҖИДЕГӘН ЧИШМӘ С.Садыйкова көе Г.Бәширов сүзләре Җидегән чишмәләрдә җиде улак, Челтер-челтер ага көмеш су. Көмеш сулар ага, кошлар сайрый, Шул чакларда бигрәк ямансу. Җидегән чишмәләргә йөзек салдым, Җидегән йолдыз күреп калсын, дип. Җанкай-җанаш алсын да куансын, Вәгъдәләрем булып калсын, дип. Җидегән чишмәләргә чиләк куйдым, Пар чиләгем тизрәк тулсынга. Без сөябез, җаный, яр булсынга, Без йөрмибез вакыт узсынга. Җидегән чишмәләрнең талы бөгелә, Акрын искән җәйге җилләргә, Сез каласыз инде, без китәбез, Без китәбез ерак илләргә. ==Lyric for Sineng Ocen== СИНЕҢ ӨЧЕН Г.Ильясов көе Җ.Дәрзаман сүзләре Синең өчен һәрчак аяз, ==Lyric for Kitme Sandugach== КИТМӘ САНДУГАЧ Ф.Яхин көе Г.Зәйнәшева сүзләре Сандугач, сандугач, Китмә, китмә, сандугач!.. Канатларың талдырып, Туган җирне калдырып. Бездә туып үстең син, Чык суларын эчтең син. Кушымта: Сандугач, сандугач!.. Син китәсең, мин калам, Дусларыма җырлар өчен, Җырыңны отып алам. Сандугач, сандугач, Китмә, китмә, сандугач!.. Курыкма син кышлардан, Кал син башка кошлардан, Саклармын салкын җилдән, Китмә син туган илдән. Кушымта. ОНЫТА АЛМЫЙМ ==Lyric for Tang Atkanda== ТАҢ АТКАНДА Халык көе С.Хәким сүзләре Уяна иркен болыннар, Ачыла гөл керфекләре. Тибрәнеп яфрак өстендә Уйный чык бөртекләре. Уяна кошлар тирәктә, Җәйге җил куя исеп. Кузгла җырлар йөрәктә, Шунда син искә төшеп. Уяна таңы илемнең, Кырларга сибелә нуры. Тиң булып безенең елларга, Балкысын гомер юлы. ==Lyric for Kubalagem== КҮБӘЛӘГЕМ Татар халык җыры Күбәләк гөлләргә кунса Гөлләр тибрәлә микән, Ул да мине сагынганда, Күбәләгем, түгәрәгем, Асыл кошым, сандугачым, Җырлап җибәрә микән. Тал астында, тау астында Салкын чишмә түгәрәк Очып барып кайтыр идем Күбәләгем, түгәрәгем, Асыл кошым, сандугачым, Әгәр булсам күбәләк. Күбәләк гөлләргә кунган Гөлдә булгач оясы Минем күңлем сиңа тарта Күбәләгем түгәрәгем Асыл кошым сандугачым, Син бит күңлем кояшы. ==Lyric for Kerim Ele Urmannarga== КЕРИМ ӘЛЕ УРМАННАРГА Р.Яхин көе Г.Мөхәммәтшин сүзләре Керим әле урмннарга, Каеннар арасына. Сөйлим әле серләремне Сандугач баласына, Сандугач баласына, баласына. Керим әле урманнарга, Урманнар арасына. Сагышларым адаштырыйм Каеннар арасында, Каеннар арасында, арасында. Керим әле урмннарга, Урманның карасына. Бәлки дәва табалырмын Йөрәгем ярасына, Йөрәгем ярасына, ярасына. ==Tugan Tel Lyric== ТУГАН ТЕЛ Халык көе Г.Тукай сүзләре И туган тел, и матур тел, Әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы. Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән. И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең, Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем. И туган тел, синдә булган иң элек кыйлган догам, Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам! ТУГАН ТЕЛ М.Минһаҗев көе Р.Корбан сүзләре «Әткәм», «Әнкәм» сүзе белән Ачылган телем минем! Син бирдең миңа ошаныч. Кичкәндә белем илен. Ата-бабамнар үткәнен Белдем мин синең аша. Башка телләрнең эченә Кердем мин синең аша. Ярдәм иттең белдерегә Күңелемдә ни барын. Син ярдәм иттең аңларга Кешеләрнең моң-зарын. И газиз татар телем син, Кадерле туган телем. Төрле телләр бакчасында Хуш исле гүзәл гөлем. --------------------------------- ==Lyric for Al Zeynebem== АЛ ЗӘЙНӘБЕМ Татар халык җыры Бакчаларның гөлләремнең Тамырлары бер генә шул, Зәйнәбем. Кушымта: Ал Зәйнәбем, гөл Зәйнәбем Рәхәт үтсен җәйләрең. Кайчанда бер күрешербез Белмим көннәрен генә шул, Зәйнәбем. Кушымта. Һавадагы йолдызларны Нигәдер санамадым шул, Зәйнәбем. Кушымта. Күзләр тияр дип, йөзәреңә Туйганчы карамадым шул, Зәйнәбем. ==Lyric for Nuriya== НУРИЯ Татар халык җыры Башымдагы эшләпәмне Элеп куйдым киртәгә. Кичә дә кич килми калдың, Нурия, Килми калма иртәгә. Су буена төшкән идем, Су өсте күбек кенә. Син бит минем якын дустым, Нурия, Күз нурым кебек кенә. Бөгелә каен, бөгелә каен, Матур бөгелмәсә дә. Синең өчен өзелә бәгърем, Нурия, Сиңа сизелмәсә дә. ==Lyric for Sin Sazyny Ujnadyn== СИН САЗЫҢНЫ УЙНАДЫҢ Татар халык көе Н.Исәнбәт сүзләре Моңланып ай нурларында, Син сазыңны уйнадың; Нинди кыллар чиртте, бәгърем, Ул матур, яшь кулларың? Бакчаның бер почмагында Мин утырдым, тыңладым, Тыңладым да мин ирексез Яшьлегемне уйладым. Уйладым мин яшьлегемне, Син сазыңны уйнадың. Кайгылы күңелем тавында Яңгырады кылларың; Яңрады ул моңлы кыллар... Син сазыңны уйнадың. Чыңлаган шул кылларыңдай, Бер-бер үтте елларым; Үтте айлар, үтте еллар, Түзмәдем мин, егъладым. Үтте айлар, үтте еллар, Син сазыңны уйнадың. Үткән ул даулы гомерләр, Кан-көрәштә яңгырап. Саклаганмын тик күңелдә Шул көрәшнең моңнарын. Аһ, терелттең син күңелнең Бар күмелгән кылларын! Яңрап үткән ул гомернең Мин авазын тыңладым. Яңгырап үтте гомерләр, Син сазыңны уйнадың. ==Lyric for Archa== АРЧА Татар халык җыры Арча якларына карыйм, Дустым Арча ягында; Арча ягы бигрәк матур Кош сайраган чагында. Арчаларга барсаң бәгырем, Ал гөлләрне өзәрсең: Үзәгемне бик өзәсең, Үзең ничек түзәсең? Китәм, бәгырем, китәм, бәгырем, Каласың Арчаларда; Онытылырлык яр түгел, Утларга салсалар да. Арчаларга баруларым Гөл-сирень өчен генә; Януларым, көюләрем Гел синең өчен генә. ==Lyric for Ramaj== РАМАЙ Татар халык җыры Төнгә каршы берәү моңлы итеп, Рамай, Аерылышу көен җырлады. Тынга калды урман буйлары да, Рамай, Чишмәләр дә акмый тыңлады. Китәм инде, иркәм, мин еракка, Рамай, Сөйгән ярым, синнән аерылып. Мине сагынганда бер карарсың, Рамай, Киткән юлларыма каерылып. ==Lyric for Mila'shka'jem== МИЛӘШКӘЕМ Авторлары билгесез Өй каршындагы миләшем, Минем якын сердәшем. Чуалса фикер, хисләрем Аның белән серләшәм. Кушымта: Миләшкәем, хәлең ничек, Бармы әллә зарларың. Сөйлә миңа, яшермичә Иң кадерле уйларың, миләшкәем. Иңнәреңә сөяләм дә, Күзләреңә текәләм. Юксынуга сер бирмичә, Көтәсеңне мин беләм. Аңлый мине миләшкәем Авыр кичерешләрем. Көзге кырау балландырды Аның да җимешләрен. ==Lyric for Ber Gena' Minutka== БЕР ГЕНӘ МИНУТКА Ф.Мортазин көе Д.Камалетдинова сүзләре Бер генә минутка барсын да оныт та Кил әле, кил әле яныма Ягымлы карашың, кояштай карасын, Сагыштан әрнегән җаныма. Тик сине эзлим мин, тик сине юксынам, Бөтенләй югалтсам, нишләрмен?! Кайларда йөрмәдем, сиңа тиң күрмәдем Гел сиңа талпынды хисләрем. Син тере шатлыгым тормышым маягы, Йолдыз син күңелем күгендә. Бик соңлап кайтсаң да, кайчан да, кайчан да, Урының йөрәгем түрендә. ==Lyric for Bishek Koye (Bishek Cyry)== БИШЕК ҖЫРЫ Татар халык җыры Әлли-бәлли итәр бу, Мәдрәсәгә китәр бу: Тырышып сабак укыгач, Галим булып китәр бу. Йокла улым йом күзең, Йом, йом күзең, йолдызым. Кичтән йокың кала да, Елап үтә көнедезең Әлли-бәлли, әлли-бәлли, Әлли-бәлли-бәү. ==Lyric for Haman Ista'== ҺАМАН ИСТӘ Р.Еникиев көе Л.Әйтуганов сүзләре Йомшак кына җемелдиләр Йолдызлар җәйге кичтә… ==Lyric for Kara Karlygach Mika'n== КАРА КАРЛЫГАЧ МИКӘН? Татар халык җыры Сандугачым, әйт үземә, Кайсы талга кунасың? Күзем йомсам, күз алдымда Торган кебек буласың. Кушымта: Кара карлыгач микән, Сары сандугач микән Аны үстергән әнкәсе? Сандугачлар басып сайрап Сындырган гөлләремне; Сынган гөлләргә охшатам Аерылган көннәремне. Кушымта. Сандугачлар ияләшкән Су эчәргә миләштән. Кайгыларым бетәр иде, Сине күреп сөйләшсәм. Кушымта. ==Lyric for Sarman== САРМАН Татар халык җыры Сандугачлар кунып кайда сайрый? Сарман буйларында тирәктә, шул, Сарман буйларында тирәктә. Сиңа булган яшьлек мәхәббәтем Үрелеп чәчәк ата йөрәктә. Сарман буйларыннан үткән чакта, Тыңларсыңмы, җырлар җырлармын, шул, Тыңларсыңмы, җырлар җырлармын. Күзләреңне тутырып карарсыңмы, Зәңгәр таудан яулык болгармын. Сарман буйларында яшел алан, Печәннәре җитәр бер заман, шул, Печәннәре җитәр бер заман. Бергә яшәүләре бик күңелле, Әмма аерылышу бик яман. ==Lyric for Minza'la'== МИНЗӘЛӘ Татар халык көе Ә.Ерикәй сүзләре Барасызмы Минзәләгә, Мин барам Минзәләгә; Минзәләне күрер өчен Үзәгем өзгәләнә. Минзәләгә барганым юк, Юллары такыр диләр; Такыр юлда йөреп үскән Кызлары матур диләр. Минем иркәм Минзәләдә Туып-үскән бер матур; Минзәләгә бармасам, Аны кемнәр юатыр?.. Минем иркәм Минзәләнең Арамнарым балкыта; Үзенең уңганлыгы белән Тирә-якка дан тота. ==Lyric for Bezledem Begrem Sine== ЭЗЛӘДЕМ БӘГЫРЕМ СИНЕ С.Хәбибуллин көе Ә.Ерикәй сүзләре Кәккүк кычкыра сирәк кенә, Сагынуын сөйләп кенә. Килсәң иде, иркәм, яныма, Көлемсерәп кенә. Кушымта: Эзләдем, бәгърем, сине, Еллар буе тилмереп! Туймас, ахры, мәңге туймас Күзләрем сине күреп! Зәңгәр елгалар чылтырап ага, Нур сибә кояш көлеп. Алмагачлар ак шәл ябынган, Иркәм, синең кебек. Кушымта. Минем юлыма якты нурлар Алып кил күбрәк итеп. Алсу гөлләр өзеп бирермен, Сиңа бүләк итеп! Кушымта. BnaiBrithChai/beokgukTatar Folk Songs----Татар халык җыры-----Tatar Xalyk Cyry Tatar Folk Songs----Татар халык җыры-----Tatar Xalyk Cyry === Lyric for Zengger Kulmek === ЗӘҢГӘР КҮЛМӘК халык көе Ә.Рәшиов сүзләре Зәңгәр күлмәгеңне киясең дә Зәңгәр күлгә көн дә киләсең. Йөрәгеңдә нинди утлар яна? Уйларыңны килә беләсем. Зәңгәр күлмәгеңне киясең дә Яшел болыннардан үтәсең. Болын чәчәкләрен җыя-җыя, Кемне шулай өзелеп көтәсең? Зәңгәр күлмәгеңнең зәңгәрлеге Хәтерләтә зәңгәр күкләрне. Нинди иркә сүзләр ачар икән Күңелеңдәге серле бикләрне? === Lyric for Su Buylap === СУ БУЙЛАП Татар халык җыры Идел бит ул, тирән бит ул, Тирән бит ул, киң бит ул шул, Тирән бит ул, киң бит ул. Караңгы төн, болытлы көн – Без аерылган көн бит ул. Идел бит ул – бик мул елга, Ул бит диңгезгә китә шул, Ул бит диңгезгә китә. Аккан сулар, искән җилләр Йөрәгемне җилкетә. Идел буйларына барсам, Әйтер идем Иделгә шул, Әйтер идем Иделгә: Минем кайгыларымны да Алып кит, дип, диңгезгә. Су буйлары моңсу иде Без аерылган чагында шул, Без аерылган чагында. Тормыш дулкыннары безне Кушар әле тагын да. === Lyric for Sin Kayda Iden === СИН КАЙДА ИДЕҢ Р.Яхин көе Н.Дәүли сүзләре Син кайда идең, Кайларда йөрдең, Ничек мин сине Күрмәдем икән? Lyric for Cidegen Chishme ҖИДЕГӘН ЧИШМӘ С.Садыйкова көе Г.Бәширов сүзләре Җидегән чишмәләрдә җиде улак, Челтер-челтер ага көмеш су. Көмеш сулар ага, кошлар сайрый, Шул чакларда бигрәк ямансу. Җидегән чишмәләргә йөзек салдым, Җидегән йолдыз күреп калсын, дип. Җанкай-җанаш алсын да куансын, Вәгъдәләрем булып калсын, дип. Җидегән чишмәләргә чиләк куйдым, Пар чиләгем тизрәк тулсынга. Без сөябез, җаный, яр булсынга, Без йөрмибез вакыт узсынга. Җидегән чишмәләрнең талы бөгелә, Акрын искән җәйге җилләргә, Сез каласыз инде, без китәбез, Без китәбез ерак илләргә. Lyric for Sineng Ocen СИНЕҢ ӨЧЕН Г.Ильясов көе Җ.Дәрзаман сүзләре Синең өчен һәрчак аяз, Lyric for Kitme Sandugach КИТМӘ САНДУГАЧ Ф.Яхин көе Г.Зәйнәшева сүзләре Сандугач, сандугач, Китмә, китмә, сандугач!.. Канатларың талдырып, Туган җирне калдырып. Бездә туып үстең син, Чык суларын эчтең син. Кушымта: Сандугач, сандугач!.. Син китәсең, мин калам, Дусларыма җырлар өчен, Җырыңны отып алам. Сандугач, сандугач, Китмә, китмә, сандугач!.. Курыкма син кышлардан, Кал син башка кошлардан, Саклармын салкын җилдән, Китмә син туган илдән. Кушымта. ОНЫТА АЛМЫЙМ Lyric for Tang Atkanda ТАҢ АТКАНДА Халык көе С.Хәким сүзләре Уяна иркен болыннар, Ачыла гөл керфекләре. Тибрәнеп яфрак өстендә Уйный чык бөртекләре. Уяна кошлар тирәктә, Җәйге җил куя исеп. Кузгла җырлар йөрәктә, Шунда син искә төшеп. Уяна таңы илемнең, Кырларга сибелә нуры. Тиң булып безенең елларга, Балкысын гомер юлы. Lyric for Kubalagem КҮБӘЛӘГЕМ Татар халык җыры Күбәләк гөлләргә кунса Гөлләр тибрәлә микән, Ул да мине сагынганда, Күбәләгем, түгәрәгем, Асыл кошым, сандугачым, Җырлап җибәрә микән. Тал астында, тау астында Салкын чишмә түгәрәк Очып барып кайтыр идем Күбәләгем, түгәрәгем, Асыл кошым, сандугачым, Әгәр булсам күбәләк. Күбәләк гөлләргә кунган Гөлдә булгач оясы Минем күңлем сиңа тарта Күбәләгем түгәрәгем Асыл кошым сандугачым, Син бит күңлем кояшы. Lyric for Kerim Ele Urmannarga КЕРИМ ӘЛЕ УРМАННАРГА Р.Яхин көе Г.Мөхәммәтшин сүзләре Керим әле урмннарга, Каеннар арасына. Сөйлим әле серләремне Сандугач баласына, Сандугач баласына, баласына. Керим әле урманнарга, Урманнар арасына. Сагышларым адаштырыйм Каеннар арасында, Каеннар арасында, арасында. Керим әле урмннарга, Урманның карасына. Бәлки дәва табалырмын Йөрәгем ярасына, Йөрәгем ярасына, ярасына. Tugan Tel Lyric ТУГАН ТЕЛ Халык көе Г.Тукай сүзләре И туган тел, и матур тел, Әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы. Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән. И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең, Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем. И туган тел, синдә булган иң элек кыйлган догам, Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам! ТУГАН ТЕЛ М.Минһаҗев көе Р.Корбан сүзләре «Әткәм», «Әнкәм» сүзе белән Ачылган телем минем! Син бирдең миңа ошаныч. Кичкәндә белем илен. Ата-бабамнар үткәнен Белдем мин синең аша. Башка телләрнең эченә Кердем мин синең аша. Ярдәм иттең белдерегә Күңелемдә ни барын. Син ярдәм иттең аңларга Кешеләрнең моң-зарын. И газиз татар телем син, Кадерле туган телем. Төрле телләр бакчасында Хуш исле гүзәл гөлем. --------------------------------- Lyric for Al Zeynebem АЛ ЗӘЙНӘБЕМ Татар халык җыры Бакчаларның гөлләремнең Тамырлары бер генә шул, Зәйнәбем. Кушымта: Ал Зәйнәбем, гөл Зәйнәбем Рәхәт үтсен җәйләрең. Кайчанда бер күрешербез Белмим көннәрен генә шул, Зәйнәбем. Кушымта. Һавадагы йолдызларны Нигәдер санамадым шул, Зәйнәбем. Кушымта. Күзләр тияр дип, йөзәреңә Туйганчы карамадым шул, Зәйнәбем. Lyric for Nuriya НУРИЯ Татар халык җыры Башымдагы эшләпәмне Элеп куйдым киртәгә. Кичә дә кич килми калдың, Нурия, Килми калма иртәгә. Су буена төшкән идем, Су өсте күбек кенә. Син бит минем якын дустым, Нурия, Күз нурым кебек кенә. Бөгелә каен, бөгелә каен, Матур бөгелмәсә дә. Синең өчен өзелә бәгърем, Нурия, Сиңа сизелмәсә дә. Lyric for Sin Sazyny Ujnadyn СИН САЗЫҢНЫ УЙНАДЫҢ Татар халык көе Н.Исәнбәт сүзләре Моңланып ай нурларында, Син сазыңны уйнадың; Нинди кыллар чиртте, бәгърем, Ул матур, яшь кулларың? Бакчаның бер почмагында Мин утырдым, тыңладым, Тыңладым да мин ирексез Яшьлегемне уйладым. Уйладым мин яшьлегемне, Син сазыңны уйнадың. Кайгылы күңелем тавында Яңгырады кылларың; Яңрады ул моңлы кыллар... Син сазыңны уйнадың. Чыңлаган шул кылларыңдай, Бер-бер үтте елларым; Үтте айлар, үтте еллар, Түзмәдем мин, егъладым. Үтте айлар, үтте еллар, Син сазыңны уйнадың. Үткән ул даулы гомерләр, Кан-көрәштә яңгырап. Саклаганмын тик күңелдә Шул көрәшнең моңнарын. Аһ, терелттең син күңелнең Бар күмелгән кылларын! Яңрап үткән ул гомернең Мин авазын тыңладым. Яңгырап үтте гомерләр, Син сазыңны уйнадың. Lyric for Archa АРЧА Татар халык җыры Арча якларына карыйм, Дустым Арча ягында; Арча ягы бигрәк матур Кош сайраган чагында. Арчаларга барсаң бәгырем, Ал гөлләрне өзәрсең: Үзәгемне бик өзәсең, Үзең ничек түзәсең? Китәм, бәгырем, китәм, бәгырем, Каласың Арчаларда; Онытылырлык яр түгел, Утларга салсалар да. Арчаларга баруларым Гөл-сирень өчен генә; Януларым, көюләрем Гел синең өчен генә. Lyric for Ramaj РАМАЙ Татар халык җыры Төнгә каршы берәү моңлы итеп, Рамай, Аерылышу көен җырлады. Тынга калды урман буйлары да, Рамай, Чишмәләр дә акмый тыңлады. Китәм инде, иркәм, мин еракка, Рамай, Сөйгән ярым, синнән аерылып. Мине сагынганда бер карарсың, Рамай, Киткән юлларыма каерылып. Lyric for Mila'shka'jem МИЛӘШКӘЕМ Авторлары билгесез Өй каршындагы миләшем, Минем якын сердәшем. Чуалса фикер, хисләрем Аның белән серләшәм. Кушымта: Миләшкәем, хәлең ничек, Бармы әллә зарларың. Сөйлә миңа, яшермичә Иң кадерле уйларың, миләшкәем. Иңнәреңә сөяләм дә, Күзләреңә текәләм. Юксынуга сер бирмичә, Көтәсеңне мин беләм. Аңлый мине миләшкәем Авыр кичерешләрем. Көзге кырау балландырды Аның да җимешләрен. Lyric for Ber Gena' Minutka БЕР ГЕНӘ МИНУТКА Ф.Мортазин көе Д.Камалетдинова сүзләре Бер генә минутка барсын да оныт та Кил әле, кил әле яныма Ягымлы карашың, кояштай карасын, Сагыштан әрнегән җаныма. Тик сине эзлим мин, тик сине юксынам, Бөтенләй югалтсам, нишләрмен?! Кайларда йөрмәдем, сиңа тиң күрмәдем Гел сиңа талпынды хисләрем. Син тере шатлыгым тормышым маягы, Йолдыз син күңелем күгендә. Бик соңлап кайтсаң да, кайчан да, кайчан да, Урының йөрәгем түрендә. Lyric for Bishek Koye (Bishek Cyry) БИШЕК ҖЫРЫ Татар халык җыры Әлли-бәлли итәр бу, Мәдрәсәгә китәр бу: Тырышып сабак укыгач, Галим булып китәр бу. Йокла улым йом күзең, Йом, йом күзең, йолдызым. Кичтән йокың кала да, Елап үтә көнедезең Әлли-бәлли, әлли-бәлли, Әлли-бәлли-бәү. Lyric for Haman Ista' ҺАМАН ИСТӘ Р.Еникиев көе Л.Әйтуганов сүзләре Йомшак кына җемелдиләр Йолдызлар җәйге кичтә… Lyric for Kara Karlygach Mika'n КАРА КАРЛЫГАЧ МИКӘН? Татар халык җыры Сандугачым, әйт үземә, Кайсы талга кунасың? Күзем йомсам, күз алдымда Торган кебек буласың. Кушымта: Кара карлыгач микән, Сары сандугач микән Аны үстергән әнкәсе? Сандугачлар басып сайрап Сындырган гөлләремне; Сынган гөлләргә охшатам Аерылган көннәремне. Кушымта. Сандугачлар ияләшкән Су эчәргә миләштән. Кайгыларым бетәр иде, Сине күреп сөйләшсәм. Кушымта. Lyric for Sarman САРМАН Татар халык җыры Сандугачлар кунып кайда сайрый? Сарман буйларында тирәктә, шул, Сарман буйларында тирәктә. Сиңа булган яшьлек мәхәббәтем Үрелеп чәчәк ата йөрәктә. Сарман буйларыннан үткән чакта, Тыңларсыңмы, җырлар җырлармын, шул, Тыңларсыңмы, җырлар җырлармын. Күзләреңне тутырып карарсыңмы, Зәңгәр таудан яулык болгармын. Сарман буйларында яшел алан, Печәннәре җитәр бер заман, шул, Печәннәре җитәр бер заман. Бергә яшәүләре бик күңелле, Әмма аерылышу бик яман. Lyric for Minza'la' МИНЗӘЛӘ Татар халык көе Ә.Ерикәй сүзләре Барасызмы Минзәләгә, Мин барам Минзәләгә; Минзәләне күрер өчен Үзәгем өзгәләнә. Минзәләгә барганым юк, Юллары такыр диләр; Такыр юлда йөреп үскән Кызлары матур диләр. Минем иркәм Минзәләдә Туып-үскән бер матур; Минзәләгә бармасам, Аны кемнәр юатыр?.. Минем иркәм Минзәләнең Арамнарым балкыта; Үзенең уңганлыгы белән Тирә-якка дан тота. Lyric for Bezledem Begrem Sine ЭЗЛӘДЕМ БӘГЫРЕМ СИНЕ С.Хәбибуллин көе Ә.Ерикәй сүзләре Кәккүк кычкыра сирәк кенә, Сагынуын сөйләп кенә. Килсәң иде, иркәм, яныма, Көлемсерәп кенә. Кушымта: Эзләдем, бәгърем, сине, Еллар буе тилмереп! Туймас, ахры, мәңге туймас Күзләрем сине күреп! Зәңгәр елгалар чылтырап ага, Нур сибә кояш көлеп. Алмагачлар ак шәл ябынган, Иркәм, синең кебек. Кушымта. Минем юлыма якты нурлар Алып кил күбрәк итеп. Алсу гөлләр өзеп бирермен, Сиңа бүләк итеп! Кушымта. See other meanings of words starting from letter: BBA | BC | BD | BE | BF | BG | BH | BI | BJ | BK | BL | BM | BN | BO | BP | BR | BS | BT | BU | BW | BX | BY | BZ |Words begining with BnaiBrithChai/beokguk: BnaiBrithChai/beokguk BnaiBrithChai/beokguk
Sponsored links: praca.
|
|||
These materials are based on Wikipedia and licensed under the GNU FDL
YouTube.com videos better site than Turbo Tax 2007 | |||
|
|